nokrat.narod2.ru

Сайт ОО "Региональная национально-культурная автономия татар Кировской области", председатель автономии - Асхатдинова Язиля Хазиахметовна.

Телефон 89127039388.

Адрес: 612920, г. Малмыж, ул. Комсомольская, 63


Милли дөньябызда

Өлкә татарларының йөзе күренү

Узган атнада Киров татарларының региональ милли-мәдәни автономиясенең беренче елы эшчәнлегенә отчет җыелышы булды. Җыелышны автономия җитәкчесе Язилә Хаҗиәхмәт кызы Әсхәтдинова ачып җибәреп, отчет тотты.

Татар милли-мәдәни автономиясе оештыруның максаты – төрле районнарга чәчелгән Киров өлкәсе татарларын берләштерү hәм мәркәзебез Татарстан Республикасы белән элемтәдә тору. Автономия эшен җанландырып җибәрүче hәм ялкынланып эшләүче Язилә ханым Әсхәтдинова җитәкчелеге белән бу максатка ирешелде дип әйтергә була. Әмма,  отчет җыелышында Малмыж районы татарлары гына катнашты. Көлмез районыннан милләттәшләребез килмәвенә юл бик начар булуы сәбәпче, башка районнардагы милләттәшләребезнең килмәвенә нәрсә сәбәпче булгандыр? “Өлкә татарлары арасыннан милли үзәндә иң активлары, иң көчлеләре – Малмыж татарлары.  Нәкъ Малмыжда региональ үзәк булдыру да ялгыш булмады. Киров татарлары да тырышалар, безнең кул астында безгә  ияреп эшлиләр. Татарларның иң күбе – Вятка Аланы районында. Тарихы  бай булган бу җирлектә дә милли җанлы сәләтле кешеләребез күп. Рәүф Фәсхетдиновнең автономиягә килүе белән бу җирлектә милли эшләр тагын да активлашты”, – ди Язилә ханым.

Җыелышта Малмыж районы башлыгы Р.Г.Гарәфиев, Малмыж шәhәре хакимияте башлыгы Ф.Г.Әшрәпова, төбәгебездән өлкә Законнар чыгару депутаты И.Ф.Борhанов, татар авыллары хакимият башлыклары, Малмыж төбәгенең дини оешма җитәкчелеге  hәм эшмәкәрләр катнашты.

Автономия җитәкчелеге Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүмат үзәге белән тыгыз элемтәдә эшли башлый. Нәкъ шул үзәк белән киңәшләшеп Вятка Аланы районы Ямул авылында каз өмәсе уздырылды hәм “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының “Аулак өй” сәхифәсе дә безнең Каз өмәсе белән ачылып киттте. Татарстанның Мәгариф министрлыгы белән элемтәгә кереп, өлкәбезнең татар теле укытыла торган мәктәпләре кырык мең сумлык дәреслек белән тәэмин ителде. Мәдәният өлкәсендә дә Киров татарлары үзләренең сәләтле икәннәрен күрсәттеләр. Малмыж, Вятка Аланы, Көлмез, Слободской районнары татарлары катнашында “Нократ моңнары” фестивале узды. Бу фестивальдән Казан кунакларыбыз иң уңай тәэсирләр белән киттеләр. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров фестивальдән бик канәгать булып, автономия җитәкчелегенә үзенең киңәшләрен дә бирә. Автономия эшчәнлеге, Конгресс hәм Татарстан Республикасы  президенты Рөстәм Мићнеханов тарафыннан да танылып, Киров өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе автобуслы да була.

Билгеле, микроавтобусны карап тотасы бар, тик ул автономия эшен җиңеләйтә. Шушы автобус белән Болгар сәяхәтенә дә барылды, Көлмез районына Сабантуй уздырырга да бардылар. Сабантуй Көлмездә бик күңелле булган.

Бөтендөнья татар конгрессы оештыруында быел Россия төбәкләре буйлап “Авыл кызы” фестивале татар милләтенең киләчәге булырдай кызларны барлады. Киров өлкәсе бу фестивальдә дә иң көчлеләрдән булды. Иске Йөрек авылында уздырган “Авыл кызы” фестивалендә 11 кыз катнаша hәм аларның өчесе Казан шәhәренә финалга чакырыла. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, сан буенча безнекеләр күпкә алда була.  Авыл кызының иң сәләтлесе дә, җиңүче булып Киров өлкәсе Салкын Чишмә авылыннан Фәнзия Кәримова таныла.

Киров өлкәсе региональ  татар милли-мәдәни автономиясенең башкарган эшләрен саный китсәң, бик күп: регионара ат чабышлары, балалар конференцияләре, слетлары, ялгыз ярдәмчесе булмаган өлкәннәрне котлаү, татар телендә ял кичәләре уздыру, илебез күләмендә уздырылучы конкурсларда катнашу hәм башкалар. Ул татар конгрессы белән дә тыгыз элемтәдә тора hәм ул уздырган чараларның hәммәсендә дә катнашырга тырыша. Алар барысы диярлек “Дуслык” газеты битләрендә яктыртылып барыла. Бер ел эчендә күпме эш эшләнгән. Ринат Зиннурович Закиров бәяләвенчә, Киров өлкәсе татарларының Россия күләмендә йөзе барлыкка килде. Билгеле инде мондый бәя алуда милли тормышыбызны җанландыруга үзләреннән күп өлеш керткән эшмәкәрләребезнең, район башлыгы Рәшит Гарәфиевнең роле зур. Бигрәк тә эшмәкәр Ринат Әсхәтҗановка без бик рәхмәтле.

Эш барган җирдә проблемалар да бер-бер артлы чыгып кына тора. Беренчесе – тел проблемасы. “Авыл кызы” фестивалендә ни өчен Малмыж кызлары катнашмады?” – дип сораучылар да булды. “Малмыжда да, Кәлнә авылында да сәләтле кызлар бик күп, ләкин туган телне белмиләр”, – дигән җавап кайтарылды.

Җыелышта яшьләрне, балаларны тәрбияләү, дини темага, автономия үзәгенең үзенең аерым бинасы булырга тиешлеге турында да сүз барды. Региональ милли мәдәни автономия җитәкчесе соңгы көннәрдә Кировта үткән өлкә Гражданнар форумында милли-мәдәни мәсьәләләргә кагылышлы утырышта катнашты. Автономиянең киләчәккә эш планнары турында Язилә ханымның: “Бәбиләрдән алып әбиләргә кадәр эшне сыпырып алып барсак кына нәтиҗәгә ирешеп була”, – дигәне туры килә.

Рәмзия ХӘКИМОВА.

24 октября состоялась отчетная конференция

общественной организации “Региональная национально-культурная автономия татар Кировской области”  с участием главы Малмыжского района Р.Г.Гарафеева , депутата Законадательного собрания Кировской области И.Ф.Бурханова, глав сельских поселений, предпринимателей. Состоялся деловой открытый разговор о проделанной работе за год, о которой говорила председатель РНКАТ Кировской области Асхатдинова Я.Х. “Мы объдинились, чтобы вместе делать большие дела и чтобы передать следующим поколениям все то, что досталось нам в наследство от наших мудрых предков”, - начала свое выступление Язиля Хазиахметовна. За год сделано немало с целью сохранения традиций, языка и культуры- это регистрация РНКАТ Кировской области, которая объединила 4 “Местных национально-культурных автономий” и “Региональную общественную организацию молодежи”Яшьлек”; фестиваль-конкурс “Нократ моннары” с участием всех МНКАТ, победа во Всероссийском конкурсе “Сельская девушка”, межрегиональные конные скачки, проведение национальных праздников “Сабантуй”, ”Науруз”, “ Гусиное перо”. Сохранить и передать родной язык следующим поколениям – одна из главных задач. В 6 школах Вятскополянского и Малмыжского района преподается татарский язык и литература. В мечетях также ведется изучение татарского языка, в детских садиках работают татарские группы, в Доме детского творчества – кружки по изучению родного языка и народной культуры, успешно работают курсы татарского языка в “Региональной общественной организации молодежи “Яшьлек” г.Кирова. Наши школьники участвуют в региональных и всероссийских олимпиадах по татарскому языку и добиваются больших успехов. А преподаватель татарского языка и литературы Нижне-Шунской основной школы Вятскополянского района Нурания Нурзадаевна Сафина стала победителем Всероссийского мастер-класса учителей татарского языка и литературы и выступала в Государственной Думе РФ.

Общественная организация только в том случае будет работать на перспективу, если в ее проектах учтены интересы подрастающего поколения. Шестой год реализуется “Проект изучения этно-национального наследия татар “Юный следопыт”, в рамках которого проводятся межрегиональные научно-практические конференции, детский Сабантуй, слеты этнографов, фестивали.

Наши татары – яркий, самобытный, творческий народ. Среди них – большое количество талантливых артистов, музыкантов. Выступления коллективов “Кояш”, “Идел”, “Шунские гармонисты” украшают все национальные праздники и фестивали. Год назад создан вокальный ансамбль “Мирас”. Гастроли ведущих артистов Татарстана, вечера отдыха  стали неотъемлемой частью культурной жизни нашего региона.

Огромную поддержку оказывают нам Всемирный Конгресс татар, правительство Татарстана, благодаря им мы получили автобус. Тесно сотрудничаем с министерствами образования и культуры Татарстана, телеканалом “Новый Век”. Большую поддержку нашей работе оказывают администрация района, предприниматели. Особенно хочется поблагодарить предпринимателя Асхатзянова Р.Р., который вдохнул новую жизнь в общественную организацию. Благодаря всей работе сформирован положительный имидж нашего региона, мы привлекаем внимание остальных региональных общественных организаций. Как отметил председатель Всемирного Конгресса татар Р.З.Закиров “Кировские татары в корне изменились, у них теперь свое лицо”.

Ну и конечно, везде, где ведется работа - там возникают и проблемы. Это и плохое знание родного языка, традиций и культуры, слабое взаимодействие с представителями всех национальностей, проживающих  в нашем регионе, отсутствие своего национального центра и многое другое. Об этом шел деловой разговор, были приняты к сведению все высказывания присутствующих. Избраны делегаты на V съезд Всемирного Конгресса татар, который состоится 6-9 декабря.

Напишите нам!

Имя отправителя *:
E-mail отправителя *:
Тема письма:
Текст сообщения *:
Код безопасности *:

Яндекс.Метрика
a href="http://info.flagcounter.com/UUe">Flag Counter
free counters
Бесплатный хостинг uCoz