nokrat.narod2.ru

Сайт ОО "Региональная национально-культурная автономия татар Кировской области", председатель автономии - Асхатдинова Язиля Хазиахметовна.

Телефон 89127039388.

Адрес: 612920, г. Малмыж, ул. Комсомольская, 63


Милли дөньябызда “Мирас” белән мирасыбызны барладык

 

Яңа елны һәркем әзерләнеп көтеп ала, якыннары белән каршы алырга тырыша. Аны ничек каршы алсаң – елың шулай узар, диләр. Бәлки шуны күздә тотыптыр, бәлки шәһәрдә яшәүчеләрне берләштерү, таныштыру, оештыру нияте беләндер, Киров өлкәсе татар милли автономиясе җитәкчесе Язилә ханым Әсхәтдинова 28 декабрьдә“Татар Кыш бабае белән очрашу” кичәсе үткәрергә ниятли.

Кичәнең көне, программасы билгеле булу белән очрашырга килүчеләр саны бик күпкә җыела. Аны районда инде үз репертуары белән халыкка танылып өлгергән “Мирас” вокаль ансамбле башлап җибәрде. Программа бик мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Һәрбер өстәлдән берәр кунак үзләренчә матур итеп татарча котлады. Чыннан да, Малмыж татарлары шук та, шаян да икән, фантазияләре дә бик бай. Нинди генә котлаулар яңгырамады. Һәркем аклык-сафлык, тынычлык теләде. Алып баручылар котлаучылар арасыннан оста гына итеп Кыш бабай белән Кар кызын сайлап алдылар. Каксинвайдан килгән җор телле Рәмис Кыш бабай булса, бөтерчектәй шаян Фәнзилә Кар кызы роленә керде. Җыелучылар арасында яшьләр дә шактый, димәк, киләчәк бар, татар югалмас. Яшьләр матур итеп үз телебездә сөйләшә, өздереп җырлый, татар уеннарында теләп катнаша. Ничек итеп бу урында Руслан Егоровның җырлавын искә алмыйсың ла, аның һәр уенда башлап йөрүен күз алдыңа тагын бер кабат китермисең ди?! Больницада эшләүче Фәйрүзә Сәлихҗанова җырлаганда кем генә яшьлеген сагынып моңланмагандыр. Кичәдә бик күп талантлар ачылды, һәркем уйнады, шаярды. Көтелмәгәндә-уйламаганда Илназ Муллагалиевның  (ул КФУның хореография факультетының 5 курс студенты) кичәгә килеп, кунакларны үзенең сокландыргыч биюе белән котлавы тамашага бөтенләй яңа төсмер бирде. Профессиональ биюченең чыгышын һаман да күреп булмый бит, кичәнең йөзек кашы булды, дияр идем Илназның чыгышын.

Кичәнең бер өлешен алып баручылар “Кичке уен” формасында оештырдылар. Өлкәннәр белән яшьләр бергәләп милли уеннар: “Бишле”не, “Сакта”ны, биеп бик яратып уйнадылар. Әле безнең татарлар үз йөзләрен югалтмаган, гореф-гадәтләр саклана, картлар белән яшьләр арасында бәйләнеш бар, дип карап сөенеп утырдык. “Мирас” ансамблен оештыручы Ленура Җамалиева белән Гөлнур Муллагалиеваларның башкарган эшләренә сокланырга гына кала. Чөнки кичәнең башыннан ахырына кадәр ансамбль солистлары үз җырлары белән кәефне күтәреп, уеннарны оештырып, һәркемне үзләренә кушылып җырларга чакырып, моңланып утырырга урын калдырмадылар. Уеннарны да оста оештырды алып баручылар, кунакларның күңелен дә күтәрә белделәр. Булдырдыгыз, ансамбльдә җырлаучылар, рәхмәт.

Әгәр дә Татар Конбашыннан  гармунчы Фоат Зиннәтов килмәгән булса, кичә болай тулы булмас иде. Кичәнең йолдызлы җырчысы булды Фоат дисәм, башкалар да килешер минем белән. Аның җырларын һәркем яратып тыңлады, кушылып җырлады. Фоат кунакларны Яңа ел белән генә котламады, җырлардан “бәйләм” бүләк итте.

Бәйрәм шундый күтәренке рухта үтте, вакытның узуы да сизелмәде. Яңа елны татарларның болай берләшеп бәйрәм итүе күпләрнең хәтерендә озак сакланыр. Киләчәктә дә безнең район татарларына бердәм булып, бүленмәс милләт булып, шушылай үзара аралашып, бер-беребезгә терәк булып, башка милләтләрне сокландырып яшәргә язсын.

Кичәгә килүчеләр барысы да бәйрәмнән оештыручы Язилә ханым Әсхәтдиновага рәхмәт әйтеп, тиздән тагын очрашуны сорап, күтәренке күңел белән таралыштылар. Кайда яшәсәң дә, кем арасында гомер сөрсәң дә, татар булып калырга, мөселман булып, телең-динеңне саклау өчен татар милли үзәгенә зур эшләр башкарырга кирәк. Татарлыгыбызны саклау – үзебезнең кулда, көчебез – берлектә.

Венера ШАКИРОВА.

Напишите нам!

Имя отправителя *:
E-mail отправителя *:
Тема письма:
Текст сообщения *:
Код безопасности *:

Яндекс.Метрика
a href="http://info.flagcounter.com/UUe">Flag Counter
free counters
Бесплатный хостинг uCoz