Өлкә халкы 1503529 кешедән тора, шуларның 43415есе татар (шәһәр халкы - 26584 кеше, авыл халкы – 16831 кеше).
Татарлар күпчелек Киров шәһәрендә (4455), Нократ Аланы (8669), Сосновка, Малмыж, Красная Поляна (4300) һәм Көлмез (2000) бистәләрендә яши.
Нократ Аланы районының Иске Пенәгәр (1234), Урта Шөн (1021), Түбән Шөн (816), Сосмак (520), Ямышка (321) авыллары, Малмыж районының Иске Йөрек (797), Яңа Смәел (582), Таң (433) авыллары зур татар авылларыннан санала.
Моннан тыш, татарлар Малмыж районының рус авыллары Калинино (1165), Рожки (381), Аджим (364), Константиновкада (320) яши.
Нократ Аланы һәм Малмыж районының зур авылларында мәдәният йортларында үзешчән иҗат коллективлары эшли. 15 елдан артык “Кояш”, “Идел” вокал ансамбльләре уңышлы эшләп килә. Яңа гына “Мирас” ансамбле оештырылган.
2011 елның 26 октябрендә “Киров өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте” булдырылды. Аның составына Нократ Аланы, Кирово-Чепецк, Көлмез, Малмыж районнары җирле милли-мәдәни мохтариятләре һәм төбәк “Яшьлек” иҗтимагый оешмасы керде.
Кировта дини оешма буларак 32 мәхәллә эшли. “Нократ мөфтияте” төбәк мөселманнары Диния нәзарәте эшләп килә.
Татар телендә 1506 экземплярда “Дуслык” газеты чыгарыла. Газета бюджет һәм татар эшмәкәрләре хисабына нәшер ителә.
Малмыж һәм Нократ Аланы районнарында 6 татар мәктәбе эшли, ике мәктәптә татар теле предмет буларак укытыла.
Элемтә өчен мәгълүмат:
Татар иҗтимагый оешмалары
1. Киров өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте
Җитәкчесе - Әсхәтдинова Язилә Хаҗиәхмәт кызы.
Элемтә: e-mail: yazilya_ash@mail.ru
2. Малмыж районы татарларының җирле милли-мәдәни мөхтәрияте. Җитәкчесе Әсхәтдинова Язилә Хаҗиәхмәтовна.
3. Нократ Аланы шәһәре халык милли мәдәнияте үзәге. Җитәкчесе - Мухаметшина Рәйсә Миннебаевна.
4. Көлмез районы татарларының җирле милли-мәдәни мохтарияте
Җитәкчесе - Габделхаков Мәкъсүм Габидулла улы.
5. Нократ Аланы районы татарларының җирле милли-мәдәни мохтарияте. Җитәкчесе - Фәсхетдинов Рәүф Хәлимович
6. Кирово-Чепецк шәhәре милли-мәдәни мөхтәрияте. Җитәкчесе Деветьярова Римма Хәкимҗановна